Эзләү нәтиҗәләре
- Анда бер унлап карт бабайлар төшерелгән. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Барысы да бик карт булсалар да, яшьләре төрлечә, кыяфәтләре төрлечә, өс-башлары да төрлечәрәк. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Кайсының кулында таяк, кайсы таяксыз гына һәм барысы да диярлек мөселманча очландырып китәрелгән кечкенә ап-ак сакаллы. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Шулай да алда утырганнары иң картлары булса кирәк, арыклар, бетешкәннәр, ә арттагылары җигәрлерәк, таза гына басып торалар. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Барысында да шактый җитди кыяфәт, әмма чырайларында шатлык яки тантана кебек берни дә сизелми. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- һәм менә шул ниндидер уңай белән фотограф алдына җыеп утыртылган бабайларның нәкъ уртасында киң җилкәле, атныкыдай зур, озынча битле, бик таза ир уртасы бер кеше утырып тора. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Кулларын ике тез өстенә салып, күкрәген киерә биреп, башын артка ташлабрак, гаҗәеп бер тантаналы җитдилек саклап утыра ул, – вәзирләрен янына җыйган патша сыман. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Бу рәсем миндә зур кызыксыну уятты. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Нинди картлар болар, уртадагы таза кеше кем, нинди уңай белән алар җыелышып төшкәннәр? Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Мин инде алгы якка чыгып, теге апайдан сорамакчы булган идем, ләкин шул чакта авыр-салмак басып председатель үзе килеп керде. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)